Түбән Кама ГХАТ Идарәсендә «Юнона» булачак гаилә мәктәбенең» чираттагы дәресе

2016 елның 19 марты, шимбә

19 мартта 2016 елның никахлашу Сараенда «Юнона» булачак гаилә мәктәбенең» чираттагы дәрес узды.

«Эйдос» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге директоры Екатерина Юртаева яшьләр белән гаилә тормышы алдыннан бер-береңә карата җаваплылык, мөнәсәбәтлек, үзара аңлашу турында  әңгәмә алып барды. Кияүләр һәм кәләшләр газета  һәм журналлардан аппликация рәвешендә «Минем булачак гаилә портретын» ясадылар. Беренче уртак иҗат проектын эшләгәндә, булачак яшь парлар үзара бәйләнештә булу һәм тормышта мөмкин булган ситуацияләрне җиңеп чыгу  кебек осталыкларны үзләштерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International