19 март көнне Азнакай районы Актүбә бистәсе ЗАГСында Сәитханов Әмирҗан Нәби улының һәм Харисова Гамирә Мөдәрис кызының, 40 елдан артык бергә гомер иткәннән соң, законлы никахлашу көннәре булып узды. Шул гомер эчендә аларның 3 кыз һәм 1 малай, шулай ук 6 оныгы һәм 2 оныкчыгы туган. Яшь өйләнүшечеләр пенсионер яшендә булуына карамастан: кияүгә- 67 яшь, кәләшкә - 63 яшь, Мендельсон маршы, бер генә мизгелгә булсада, аларны яшәртеп жибәрде. Яшь пар якын туганнарынын котлауларын , чәчәк бәйләмнәрен һәм буләкләрен сөенеп кабул иттеләр.