2016 елның 20 мартында Яр Чаллы шәһәрендә беренче кыз озату кичәсе узды. Бу чарада “Бриллиант кәләш” бәйгечеләре катнашты. Кызлар кулинарияда үз осталыкларын күрсәттеләр һәм фотосессия үттеләр. Бу очрашуга матурлык конкурсларның җиңүчесе Ольга Гайдабура кунак булып килде.
Бөек Ватан сугышы ветераны Павел Шабаевны 90 яшьлек олуг юбилее белән Минзәлә район Советы аппараты җитәкчесе Роза Салдаева һәм Яңа Мәлкән авыл җирлеге башлыгы Зөфәр Нәҗметдинов тәбрикләде. Юбилярга РФ Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасы һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Ул Лениногорск төрле яшьтәге зур күләмдә игътибарын җәлеп иткән иде. Читтә ЗАГС бүлеге белгечләре дә калмадылар. Күбесе бәйрәмгә гаиләсе белән һәм балалар белән килгәннәр иде. Һәм оештыручылар аларны алдамадылар һәм бөтен кешенен кәефләре әйбәт иде.
20 март көнне Бөгелмә шәһәре балалар паркында яз бәйрәме Нәүрүз үткәрелде. Бөгелмә муниципаль районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә әлеге чарада катнашты. Бәйрәмнең күңелле җыр-биюләре, шаян уеннары, тәмле карга боткасы белән ләззәтләнде. Конкурсларда катнашып бүләкләргә дә лаек булды. Күк йөзе дә, елмаеп, бар халык белән бәйрәм итте.
Ел саен Татарстанда кешелек тарихында иң борынгы бәйрәмнәрнең берсе – Нәүрүз бәйрәме билгеләп үтелә. Фарсы теленнән «Нәүрүз» тәрҗемәсе белн «яңа көн» дигәнне аңлата. 21 март – яз фасылының көн белән төн тигезләшкән көн. Бу табигатьттә чын-чынлап яз башланган көн.
14 яше тулган якташларыбызга төп шәхси докуметларын муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшин тапшырды: тантаналы итеп, әти-әниләр катнашында.
-Бу сезнең тормышыгызда иң истә калырлык вакыйгаларның берсе. Көчле, зур дәүләтебезнең лаеклы гражданнары булыгыз. Спортны яратыгыз, яхшы укыгыз. Киләчәктә кайда гына яшәсәгез дә, Чирмешән районы “маркасын” төшермәгез, - диде ул укучыларга мөрәҗәгать итеп.
2016 елның 19 мартында сәгать 20.30 тән 21.30 кадәр ГХАТ идарәсе гаять зур җир шары сәгате экологик акциясендә катнашты.
Без акциянең максаты – бер сәгаткә утларны һәм бөтен электрприборларын сүндерүенә өндәмә. 2015 елда “Җир шары сәгате” акциясендә 172 ил һәм 2 миллиардтан артык кеше катнашты.
2016 елның 19 мартында Яр Чаллы ГХАТ идарәсе гадәти булмаган Мухутдиновлар Ришат һәм Алина никахлары теркәлде.
Кәләш кунакларны һәм кияүне “Көнбатыш” теркәү залын матур рәсмиләштерү белән гаҗәпләндерде: Мәхәббәт аркасы, роза чәчәк яфракчыгылары белән сибелгән ак юл, романтик шәмнәр һәм дулкынландыргыч фәрештә!
Зәйдә ветераннар, тыл хезмәтчәннәрен юбилейлары белән котлаулар дәвам итә. Урта Пәнәче авылында яшәүче Вера әби Куприянованы район Советының аппарат җитәкчесе Наталья Шакирова, ветераннар советы рәисе Марсель Хуҗин, Югары Пәнәче җирлеге башлыгы Мөнир Туктаров 90 яшьлек юбилее белән котлап, РФ Презденты Рәхмәт хатын, район башлыгы котлавын ирештереп, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Котлаулар, автоклуб хезмәткәрләренең башкару, керәшен җырларыннан ветеранның күңеле булды.
Алар – Радик һәм Лилия Сәләхетдиновлар!
Бәхетле парлар “Казан” гаилә үзәгенең мактау китабына имзалар куйдылар. 1000 нче никахлашу тантанасы уңаеннан яшьләргә таныклык тапшырылды.
Яшь гаиләгә тыныч тормыш, иминлек, шатлык телибез!