Вера әби котлаулар кабул итте

2016 елның 19 марты, шимбә

Зәйдә ветераннар, тыл хезмәтчәннәрен юбилейлары белән котлаулар дәвам итә. Урта Пәнәче авылында яшәүче Вера әби Куприянованы район Советының аппарат җитәкчесе Наталья Шакирова, ветераннар советы рәисе Марсель Хуҗин, Югары Пәнәче җирлеге башлыгы Мөнир Туктаров 90 яшьлек юбилее белән котлап, РФ Презденты Рәхмәт хатын, район башлыгы котлавын ирештереп, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Котлаулар, автоклуб хезмәткәрләренең башкару, керәшен җырларыннан ветеранның күңеле булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International