Бөек Ватан сугышы ветераны Павел Шабаевны 90 яшьлек олуг юбилее белән Минзәлә район Советы аппараты җитәкчесе Роза Салдаева һәм Яңа Мәлкән авыл җирлеге башлыгы Зөфәр Нәҗметдинов тәбрикләде. Юбилярга РФ Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасы һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Павел Прокофьевич Шабаев 1926 нчы елның 20 мартында Минзәлә районы Яңа Мәлкән авылында туа. Утлы еллар баласының мәктәптә укырга мөмкинлеге булмый, нибары 5 класс белем алып кала. Япония милитаристларына каршы 83 нче укчы полк составында сугыша. Бөек Ватан сугышы ветераны 2 нче дәрәҗәдәге Ватан сугышы ордены кавалеры, “Жуков” медале, “Японияне җиңгән өчен” медале, күпсанлы юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
Сугыштан соң Яңа Мәлкән ГЭСында машинист булып хезмәт куя, соңрак “Ленин” исемендәге колхозда терлекче, лаеклы ялга чыкканчы бригадир булып эшли. Павел Прокофьевич тормыш иптәше белән бергә сигез бала тәрбияләп үстерәләр. Бәхетле ветеранның 14 оныгы бар, оныкларының 13 баласын күрергә дә насыйп булган аңа. Бүгенге көндә ул туган авылында балалары тәрбиясендә, кадер-хөрмәттә гомер итә.