ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2016 ел
сишәмбе

Кадыйровлар гаиләсе 2016-нче елның 22 мартында  бергә яши башлауларына алтмыш ел тулуны билгеләп үтте. Алар бүген үзләренең гаилә бәхете серләре белән уртаклашалар...

Сарман авыл мдәният йортындагы танышлык бик тиз дуслыкка, аннары мәхәббәткә әверелә. Бу вакытта инде Гамир Кадыйр улы Тын океан флотында хезмәт итеп, Япониядә, Төньяк һәм Көньяк Кореяда барган разведка операцияләрендә катнашкан водолазларда еш очрый торган кессон авыруыннан дәваланган, шактый тормыш тәҗрибәсе туплаган кеше була. Шунлыктан диңгезче шинеле кигән төз буйлы егеткә күп кызлар кызыга.

Аналарның яңа туган сабыйларыннан баш тарту очракларын кисәтү һәм атасыз туган балаларын теркәүләрен киметү максатыннан “Шатлык” социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге, ГХАТ бүлеге, Зәй хастаханәсе булачак әниләр өчен “9 ай” дип аталган  клуб оештырдылар.  Булачак әниләр өчен беренче дәресләр Зәй хастаханәсендә узды. Табиблар, ГХАТ бүлеге белгечләре, “Шатлык” социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенең хезмәткәрләре очрашуда авырлы хатын-кызларны борчыган сорауларга җавап бирделәр. Очрашу файдалы мәгълүматларга бай булды.

 2016 нчы елның 22 март көнендә Саба муниципаль районы Килдебәк урта гомумбелем бирү мәктәбендә сыйныф җитәкчеләре өчен семинар һәм 10-11 нче сыйныфлар өчен “Семьеведение” буенча элективный курс үткәрелде. Дәресне тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Л.М.Абдуллина алып барды. “Гаилә-тормыш нигезе!” Укучылар алдында шушы тема белән Саба муниципаль районы ЗАГС бүлегенең баш белгече З.К.Маликова чыгыш ясады.

2016 елның 20 мартында Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә  2016 елда гаилә корырга телүәче парлар катнашында “Туй сезоны-2016”  чарасы үткәрелде.


21
март, 2016 ел
дүшәмбе

14-18 мартта 23 баланың  атасын яздыру һәм 28 үлү турында таныклар рәсмиләштерелде.

Ике күп функцияле  үзәктә ЗАГС белгечләре эшлиләр. Казанлылар язылышу, үзара килешеп аерылышу гаризаларын, баланы теркәү, балага атасын яздыру һәм үлүне терки алар. Шулай ук алар ЗАГС белгечләреннән консультация ала алалар.

Башкарма комитет инициативасы белән, шулай ук “2025 елга кадәрге чорга Россия Федерацияседә дәүләт гаилә сәясәте концепңиясен раслау турында” Россия Федерациясе  Хөкмәте күрсәтмәсен гамәлгә ашыру кысаларында  Алексеевск районында Әтиләр советы булдырылды.
Советның рәисе итеп район үзәгенең өченче мәктәбе директоры Олег Фомин, Совет рәисе урынбасары итеп балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Рөстәм Кәбиров билгеләнде, ә ата-аналар җәмәгать органы кураторы ЗАГС бүлеге начальнигы Валентина Увакина булачак.

     Тәтеш районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә яшь гаилә мәктәбе кысаларында Тәтеш шәһәренең 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 сыйныф укучылары ( җитәкчеләре Федотова Н.А., Кучина Э.Ф.) белән очрашу үткәрелде. ЗАГС бүлеге начальнигы Л.М.Дианова укучыларны гражданлык акты төзү үзенчәлекләре, РФнең Гаилә кодексы нормалары, никахны теркәү статьяларының үзенчәлекләре белән таныштырды. Балалар дискуссияләрдә бик кызыксынып актив катнаштылар, аларны бигрәк тә төрле милләт вәкилләре арасындагы никахлар, иртә теркәлгән никахлар, туучылар һәм үлүчеләр саны буенча булган статистик мәгълүматлар кызыксындырды, шулай ук укучылар  архив китапларын кулларына тотып карау мөмкинлегенә ия булдылар. Алар үзләренең тууы турындагы, әти-әниләрен никахларын теркәгән акт язуларын күрделәр.

Аны район социаль яклау бүлеге җитәкчесе, Баландыш авылы җирлеге секретары, гражданлык актларын теркәү бүлеге җитәкчесе тәбрик итеп РФ Президенты В. Путинның тәбрикләү хатын, истәлекле бүләк тапшырды.

21 енче март көнне Теләче районы гражданлык актлары теркәү бүлеге җитәкчесе Тимерханова Әнисә Хатип кызы авыл җирлеге башлыклары һәм сәркәтипләре белән җыелыш үткәрде. Әлеге җыелышта мәетне вакытында теркәү, яңа туган бәбиләрне бала тудыру йортыннан чыкканчы теркәү, юбиляр парларны котлау, районыбызның йөз яшәр әби-бабайларын искә алу кебек мәсәләләр каралды.

2016 елның 21 март көнендә хезмәт ветераны һәм тыл хезмәтчесе – Фролова Мария Николаевна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Бу көнне Сухрау авыл җирлеге башлыгы Ришат Галимов, Мария Николаевнаны өенә килеп, шәхсән аны туган көне белән котлады һәм тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Аңа исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, озын гомер, бәхет һәм гайлә иминлеге теләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International