2016 елның 21 март көнендә хезмәт ветераны һәм тыл хезмәтчесе – Фролова Мария Николаевна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Бу көнне Сухрау авыл җирлеге башлыгы Ришат Галимов, Мария Николаевнаны өенә килеп, шәхсән аны туган көне белән котлады һәм тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Аңа исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, озын гомер, бәхет һәм гайлә иминлеге теләде.
Җитәкче белән бергә, Фроловлар гаиләсендә кунакта, Сухрау авыл җирлеге секретаре Татьяна Фролова да булды. Ул, үз чиратында, Мария Николаевнага авыл советында күпьеллык намуслы хезмәте өчен рәхмәтен белдерде һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Мария Николаевна олы яшьтә булуына карамастан, кунакларны ачык йөз, күтәренке кәеф белән каршы алды. Ришат Галимовка, ул авыл җирлеге үсешенә шәхсән өлешен керткән өчен һәм авыл халкы тормышында актив катнашканы өчен чын күңеленнән рәхмәт сүзләрен җиткерде.