Тәтеш районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә яшь гаилә мәктәбе кысаларында Тәтеш шәһәренең 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 сыйныф укучылары ( җитәкчеләре Федотова Н.А., Кучина Э.Ф.) белән очрашу үткәрелде. ЗАГС бүлеге начальнигы Л.М.Дианова укучыларны гражданлык акты төзү үзенчәлекләре, РФнең Гаилә кодексы нормалары, никахны теркәү статьяларының үзенчәлекләре белән таныштырды. Балалар дискуссияләрдә бик кызыксынып актив катнаштылар, аларны бигрәк тә төрле милләт вәкилләре арасындагы никахлар, иртә теркәлгән никахлар, туучылар һәм үлүчеләр саны буенча булган статистик мәгълүматлар кызыксындырды, шулай ук укучылар архив китапларын кулларына тотып карау мөмкинлегенә ия булдылар. Алар үзләренең тууы турындагы, әти-әниләрен никахларын теркәгән акт язуларын күрделәр.
Соңыннан Тәтеш муниципаль районының социаль яклау бүлеге психологы К.В.Морозова “Гаилә – бәхеткә ачкыч” темасына әңгәмә үткәрде. Укучылар гаилә темасына үткәрелгән викторинада катнаштылар, психолог сорауларына җаваплар бирделәр.
ЗАГС бүлеге начальнигы Л.М.Дианова нәтиҗә ясап катнашучыларга “Гаилә – ачык академия” дигән буклетлар таратты.