Зәй районында булачак әниләр өчен клуб эшли

2016 елның 22 марты, сишәмбе

Аналарның яңа туган сабыйларыннан баш тарту очракларын кисәтү һәм атасыз туган балаларын теркәүләрен киметү максатыннан “Шатлык” социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге, ГХАТ бүлеге, Зәй хастаханәсе булачак әниләр өчен “9 ай” дип аталган  клуб оештырдылар.  Булачак әниләр өчен беренче дәресләр Зәй хастаханәсендә узды. Табиблар, ГХАТ бүлеге белгечләре, “Шатлык” социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенең хезмәткәрләре очрашуда авырлы хатын-кызларны борчыган сорауларга җавап бирделәр. Очрашу файдалы мәгълүматларга бай булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International