2016 елның 20 мартында Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә 2016 елда гаилә корырга телүәче парлар катнашында “Туй сезоны-2016” чарасы үткәрелде.
Бу көнне Никахлашу сарае туй күргәзмәсенә әверелде, кунаклар һәм булачак гаиләләр өчен көне буена туй үткәрүдә ярдәм күрсәтүче оешмалар үзләренең хезмәтләрен тәкъдим итте: фотографлар һәм видеооператорлар эшләре, каләш өчен бәйләмнәр, тукыма, шарлар һәм чәчәкләр белән бизәлеш, ир-ат костюмнары, туй салоннары, баллы десертлар дегустациясе. Шулай ук каләшләр өчен чәч ясау һәм бизәнү буенча мастер-класс үткәрелде. Бу матур чара белән барлык катнашучыларны һәм кунакларны оештыручылар- ГХАТ идарәсе җитәкчесе Амирова Г.Р., “ Совет и Любовь” журналы вәкилләре котлады. Ә Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт артистларының дәртләндергеч шоу-программасы берсен дә битараф калдырмады. Кичәнең ахырында туй лотереясе бүләкләре уйнатылды.
Мондый чараларның уздырылуы, әлбәттә, гаилә коручы парлар өчен туйларын онытылмаслык итеп үткәрү өчен файдалы һәм нәтиҗәле генә була.