Кадыйровлар гаиләсе 2016-нче елның 22 мартында бергә яши башлауларына алтмыш ел тулуны билгеләп үтте. Алар бүген үзләренең гаилә бәхете серләре белән уртаклашалар...
Сарман авыл мдәният йортындагы танышлык бик тиз дуслыкка, аннары мәхәббәткә әверелә. Бу вакытта инде Гамир Кадыйр улы Тын океан флотында хезмәт итеп, Япониядә, Төньяк һәм Көньяк Кореяда барган разведка операцияләрендә катнашкан водолазларда еш очрый торган кессон авыруыннан дәваланган, шактый тормыш тәҗрибәсе туплаган кеше була. Шунлыктан диңгезче шинеле кигән төз буйлы егеткә күп кызлар кызыга.
Яшьләр очрашып, ике ай үткәч өйләнешәләр. Туй үткәреп тормыйлар, язылышу тантанасында Кадыйровларның җитәкчеләре генә катнаша. Ул елларда бу гадәти күренеш була. Шуңа карамастан, яшьләр үзләрен бик бәхетле тоялар.
Олы яшьтә булуга карамастан, алар әле дә “хәрәкәттә – бәрәкәт” дип, актив тормыш белән яшиләр. Концертларны, башка чараларны калдырмыйлар. Әле үзләре дә катнашалар. Бер ай элек аларны район алдынгылар слетында котладылар. Яшь парларны котлаганда да аларга үз теләкләрен ќиткерделәр. Чыннан да, алты дистә ел тигезлектә, дус, тату яшәп, бриллиант туйларын билгеләп үтүчеләргә сокланмый мөмкин түгел.
– Яшьлек, тышкы матурлык тиз үтә, – ди Лиюда Вахит кызы.– Синең белән янәшә атлаучының эчке матурлыгын күрә белергә, гаиләгә булган мөнәсәбәтеннән чыгып бәя бирергә кирәк. Тормыштагы кыенлыкларга карамастан, һәрвакыт бергә атларга, бер-береңә таяныч булырга кирәк. Авырлыклар бер үтеп китә ул, ә гаилә кала...