Башкарма комитет инициативасы белән, шулай ук “2025 елга кадәрге чорга Россия Федерацияседә дәүләт гаилә сәясәте концепңиясен раслау турында” Россия Федерациясе Хөкмәте күрсәтмәсен гамәлгә ашыру кысаларында Алексеевск районында Әтиләр советы булдырылды.
Советның рәисе итеп район үзәгенең өченче мәктәбе директоры Олег Фомин, Совет рәисе урынбасары итеп балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Рөстәм Кәбиров билгеләнде, ә ата-аналар җәмәгать органы кураторы ЗАГС бүлеге начальнигы Валентина Увакина булачак.
Советның эшчәнлеге гаилә институтын һәм гаиләнең яшәү рәвешен ныгытуга, шулай ук балаларның рухи һәм мәдәни кыйммәтләрен үстерүгә юнәлдереләчәк.