ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2016 ел
чәршәмбе

2нче бөтен дөнья нәсел эзләнү «минем шәҗәрәм» дигән «Иҗади аңлап җиткерү гаилә архивлары» номинациясе буенча Лауреат дипломына 3нче Аксубай мәктәбендә укучы Нурхаметова Зөлфия Филкат кызы лаек булды. Зөлфия бик актив укучы, гаиләгә багышланган барлык конкурсларда һәм кургәзмәләрдә катнаша.

21 мартта “Татар радиосы”ның “Туры эфир” программасында популяр телерадио алып баручысы Гөлназ Сәфәрованың Казан ЗАГС идарәсе җитәкчесе Фәридә Гыйлемханова белән очрашуы булды.

     Бу көннәрдә Мамадыш районының күп кенә авылларында кышны озату һәм Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үттеләр. Бәйрәмнең оештыруында Авыл җирлеге башлыклары һәм сәркатипләре катнаштылар. Бәйрәм уңаеннан мәдәният хезмәткәрләре бай эчтәлекле һәм күңелле программа әзерләгәннәр. Теләгән кеше самоварлардан чәй, өстәлләрдән коймак, татлы ризыклар һәм Нәүрүзнең төп бизәге булган карга боткасын татый алдылар.

2016 нче елның 23 нче мартында Сарман районы Башкарма комитетында авыл җирлеге җитәкчесе урынбасарлары белән чираттагы киңәшмә узды. Киңәшмәдә 2016 нче елның 2 аена йомгак ясалды. Авыл җирлеге җитәкчесе урынбасарларына гаилә нигезен ныгыту һәм традицияләрен торгызуны, юбилярларны котлауларны, төрле чаралар үткәрүне һәм электрон хезмәт күрсәтүне популярлаштыруны дәвам итү тәкъдим ителде.

  23 март көнне Актаныш районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева авыл Башкарма комитеты секретарьлары белән киңәшмә үткәрде. Ул үзенең чыгышында үлемне вакытында теркәү, роддомнан чыкканчы баланың  туу таныклыгын тапшыру, гражданнарга электрон хезмәтләрне күбрәк аңлату мәсьәләләрен күтәрде. Яңа эшли башлаган секретарьларга методик ярдәм күрсәтте.

Минзәлә районы  Иске Иркәнәш авылында гадәти булмаган кичә уздырылды. Бәйрәмнең төп каһарманнары күп еллар бер түбә астында яшәгән килен һәм каенаналар булды. Мөслихә Әгъзәмова һәм Йолдыз Галиеваны, Рәфига һәм Гөлназ Рахматуллиналарны, Рәҗибә һәм Кадрия Хәсәншиналарны, Мәүгидә һәм Фәния Гайсиналарны, Мөнҗия һәм Зөһрә Фәйдероваларны сәхнә уртасына чыгарып хөрмәтләделәр

Аңа Россия Федерациясе Президенты В.Путинның котлау хаты һәм Район Башлыгының истәлек бүләге тапшырылды.Әлеге бүләкләрне ветеранга район Советы аппараты җитәкчесе А.Хаев тапшырды.

Халыклар дуслыгы йортында Нурлат районы авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләү чарасы узды.

Тантаналы бәйрәмне ачкан район башлыгы Равил Кузюров авыл хуҗалыгы хөзмәткәрләренең, хуҗалык җитәкчеләренең дөрес эш йөртүләре нәтиҗәсендә районда кырчылык һәм төрлекчелектә матур нәтиҗиләр сакланып калуын хәбәр итеп, рәхмәт сүзләрен җиткерде.


22
март, 2016 ел
сишәмбе

КСЦО "Ышаныч" психологы Миронова Элина Викторовна дәрес-тренинг үткәрде. Ул булачак яшь парларга мәхәббәт, бәхет турында, гаилә кыйммәтләре хакында сөйләде. "Гаилә - ул бәхет, мәхәббәт һәм уңыш. Бәхетле, җитеш тормыш белән бер үзеңә генә яшәргә мөмкин түгел. Бәхетегезне, бер-берегезне саклагыз!" - шундый сүзләр белән тәмамлады үзенең дәресен Элина Викторовна.

Язны һәркем зарыгып көтеп ала. Ул яңа өметләр уята, күңел күтәренкелеге алып килә. Кешегә яшәү дәрте өсти. Җирдә мәрхәмәт, шәфкать арта. Бәлки шуңадыр яз  - хатын-кызлар белән бәйле җылы  хисләр уята.  Һәрбер хатын-кыз иң ягымлы мактау сүзләренә, олы мәхәббәткә, ихтирамга һәм кайгыртуга лаек. Шуңа күрә районда хатын-кызларга багышлаган чаралар дәвам итә.

Баулы районы Кзыл-Яр авыл җирлегендә гаилә авторитетын күтәрүгә юнәлтелгән чара узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International