Бу көннәрдә Мамадыш районының күп кенә авылларында кышны озату һәм Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үттеләр. Бәйрәмнең оештыруында Авыл җирлеге башлыклары һәм сәркатипләре катнаштылар. Бәйрәм уңаеннан мәдәният хезмәткәрләре бай эчтәлекле һәм күңелле программа әзерләгәннәр. Теләгән кеше самоварлардан чәй, өстәлләрдән коймак, татлы ризыклар һәм Нәүрүзнең төп бизәге булган карга боткасын татый алдылар.