Язны һәркем зарыгып көтеп ала. Ул яңа өметләр уята, күңел күтәренкелеге алып килә. Кешегә яшәү дәрте өсти. Җирдә мәрхәмәт, шәфкать арта. Бәлки шуңадыр яз - хатын-кызлар белән бәйле җылы хисләр уята. Һәрбер хатын-кыз иң ягымлы мактау сүзләренә, олы мәхәббәткә, ихтирамга һәм кайгыртуга лаек. Шуңа күрә районда хатын-кызларга багышлаган чаралар дәвам итә.
Баулы районы Кзыл-Яр авыл җирлегендә гаилә авторитетын күтәрүгә юнәлтелгән чара узды. Анда Кзыл-Яр һәм Уба авылы хатын- кызлары катнашты. Алар чарага чакырылган яшь гаиләләргә гаилә учагын саклау серләрен ачтылар, гаилә тынычлыгын саклап калуда хатын-кызның өлеше зур булуын исбат иттеләр.