Халыклар дуслыгы йортында Нурлат районы авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләү чарасы узды.
Тантаналы бәйрәмне ачкан район башлыгы Равил Кузюров авыл хуҗалыгы хөзмәткәрләренең, хуҗалык җитәкчеләренең дөрес эш йөртүләре нәтиҗәсендә районда кырчылык һәм төрлекчелектә матур нәтиҗиләр сакланып калуын хәбәр итеп, рәхмәт сүзләрен җиткерде. Сәхнәгә күтәрелүчеләр арасында комбайнчылар, сыер савучылар, механизаторлар, гаилә фермер хуҗалыклар һәм гаилә юбилярлары да бар иде. Алар барысы да Рәхмәт хатлары һәм Грамоталарга ия булдылар. Мул табын артында барган чарада республика артистлары, район үзешчәннәре әзерләгән концерт номерлары катнашучыларга зур бәйрәм кәефе өстәде.