Бүген 22 нче март көнне "Казан" гаилә Үзәгендә "Бәхетле гаилә" мәктәбе программасы кысаларында чираттагы дәресләр узды

2016 елның 22 марты, сишәмбе

КСЦО "Ышаныч" психологы Миронова Элина Викторовна дәрес-тренинг үткәрде. Ул булачак яшь парларга мәхәббәт, бәхет турында, гаилә кыйммәтләре хакында сөйләде. "Гаилә - ул бәхет, мәхәббәт һәм уңыш. Бәхетле, җитеш тормыш белән бер үзеңә генә яшәргә мөмкин түгел. Бәхетегезне, бер-берегезне саклагыз!" - шундый сүзләр белән тәмамлады үзенең дәресен Элина Викторовна.

Юрист Шакирова Лилия Рафаил кызы яшь парларга гаиләгә кагылышлы законнар турында, шул өлкәдә парларның төп хокуклары, торак программалары турында сөйләде, сорауларга җавап бирде.

Очрашуда катнашучылар әңгәмәдә һәм тренингта бик теләп катнаштылар, актуаль мәсьәләләргә кагылган сораулар бирделәр.

Исегезгә төшерәбез, "Бәхетле гаилә" мәктәбе дәресләре "Казан" гаилә Үзәгендә һәр атнаның сишәмбесе саен үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International