21 мартта “Татар радиосы”ның “Туры эфир” программасында популяр телерадио алып баручысы Гөлназ Сәфәрованың Казан ЗАГС идарәсе җитәкчесе Фәридә Гыйлемханова белән очрашуы булды.
Монда иң күп өйләнешүчеләр саны кайсы айларга туры килә; ЗАГСка язылышу өчен гаризаны ничек бирергә була – хөкумәтнең хезмәт күрсәтү порталы аша бронь ясау, нәрсә ул гади электрон имза дигән сорау һәм аңа җаваплар яңгырады. Аерылышырга теләүчеләр өчен ярдәмгә килгән “Гаиләне саклыйк” проекты турында мәгълүмат файдалы булыр дип уйлыйбыз. Исем алыштыру турында кызыксынган радиотыңлаучыга консультация бирелде.
Иң популяр һәм сирәк очрый торган исемнәр турында да сөйләшү булды.