ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Кабул итү Кама Тамагы штп, К.Маркс урамы, 105а йортта урнашкан ГХАТ кабул итү бүлмәсендә оештырыла.

      Гаиләләр арасындагы конкурсны балар бакчасы коллективы оештырды.

     Беренче урында Абзаловлар гаиләсе, икенче урынга спортны яртаучы Петровлар гаиләсе лаек булды, өченче урын – күп балалы Бухаровлар гаиләсеннә бирелде.

    Һәр катнашкан гаиләгә грамоталар һәм спонсорлар тарафыннан бүләкләр тапшырылды.

Район җитәкчесе Валерий Чершинцев  тәкъдиме белән Менделеевск муниципаль районында Аталар советы төзелде.   Советның җитәкчесе итеп В. Чершинцев сайланды. Совет үз алдына бала хокукын һәм ихтияҗын яклау, гаиләне ныгыту буенча эш алып бару, бала тәрбияләүдә аталарның җаваплылыгын арттыру кебек максатларны куя.


23
март, 2016 ел
чәршәмбе

      2016 нче елның 23 нче мартында видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең республика гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләте бирелгән органнарының эшчәнлеге турында чираттагы эшлекле киңәшмәсе үткәрелде.

       Чүпрәле районы чыннан да үзенең озын гомерле гражданнары белән горурлана ала. Шушы көннәрдә Яңа Чүпрәле авылында гомер кичерүче Халисә апа Бахитова үзенең 95 – еллык юбилеен билгеләп үтте. Президентыбызның котлау хатын һәм район башлыгының истәлекле бүләген районның Аппарат җитәкчесе Эмил Ахметов белән Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы Фәрит Галлямов зурлап тапшырдылар.

2016 елның 23 март кɵнне Башкарма комитетының  ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова авыл җирлеге сәркатипләре белəн җыелыш үткəрде.

Җыелышта  2016 елның ике аенда эшлəнгəн эш нəтиҗəлəре һəм гражданнар халəте  актларын теркəү буенча  куелган бурычларны ачыклау иде.

Тантананың мәртәбәле кунагы - "Күмәч-кондитер комбинаты"ААҖ генераль директоры,  "Бердәм Россия" Партиясе әгъзасы, Казан шәһәре Думасы депутаты Булат Фатыйх улы Котдусов булды. Ул юбилярларны гаилә тормышының 50 еллыгы белән котлап, күмәч-кондитер комбинатында эшләнгән  татлы бүләкләр тапшырды.

        Бүген Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 25 ел бергә гомер иткән Федотовлар Радик Федот  улы белән Светлана Геннадий кызын хөрмәтләү тантанасы үтте. Юбилярларга шушы көннең якты истәлеге итеп гаилә портреты  тапшырылды. 

         2016 елның 23 мартында Мөслим районының социаль хезмәт күрсәтү оешмалары тарафыннан Мәлләтамак авылы җирлегендә "Гаилә киңәшләре" дип исемләнгән халыкны кабул итү кичәсе оештырылды. Социаль яклау бүлеге, пенсия фонды, ГХАТ бүлеге, опека бүлеге һәм район хастаханәсеннән килгән вәкилләр үзләренең эшчәнлеге, кешеләр аларга нинди мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итә алуы хакында сөйләделәр. Халыкта бик күп мәсьәләләр буенча сораулар җыелган булган, шуңа күрә аларга район үзәгенә барып тормыйча гына җавап алу мөмкинлеге тудырылды. "Без Мөслимлеләр" проекты кысаларында оештырылган һәм гаилә институтын ныгытуга юнәлтелгән әлеге очрашулар районда традициягә әйләнеп бара һәм алар халыкта уңай фикер уятыр дип өметләнәбез.

Алабуга «Юность» спорт комплексында ел саен булла торган «Әти, әни һәм мин спортлы гаилә» ярышы узды. 18 гаилә иң спортлы, иң тату гаилә исемен алу өчен ярыштылар. Җиңүчеләр Ермишкиннар гаиләсе булды, иң зур куаныч 5 яшьлек улларына Андрейга булды. Барлык катнашучыларга ЦВРдан, ЗАГС бүлегеннән һәм ГИБДДан бүләкләр алдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International