Бүген, 23 март көнне, "Казан" гаилә Үзәгендә гаилә бәйрәме - "алтын" юбилярларны хөрмәтләү тантанасы узды

2016 елның 23 марты, чәршәмбе

Тантананың мәртәбәле кунагы - "Күмәч-кондитер комбинаты"ААҖ генераль директоры,  "Бердәм Россия" Партиясе әгъзасы, Казан шәһәре Думасы депутаты Булат Фатыйх улы Котдусов булды. Ул юбилярларны гаилә тормышының 50 еллыгы белән котлап, күмәч-кондитер комбинатында эшләнгән  татлы бүләкләр тапшырды.

Алтын туй юбилее - ул мәхәббәт, һәм бер-береңне хөрмәт итү бәйрәме. Ярты гасыр кулга-кул тотынып, яраткан кеше белән хәсрәтне һәм шатлыкны бергә бүлеп яшәү зур шатлык. Юбилярлар яшь парларга үрнәк күрсәтә – озак еллар аңлашып, мәхәббәт һәм җылылыкны менә ничек сакларга кирәк!

Иң җылы котлауларны юбилярлар балаларыннан кабул иттеләр. Һәркемнең менә дигән балалары, оныклары, тугры дуслары бар. Барлык парларга да исәнлек, тигезлек, гайлә иминлеге телисе килә!

 Очрашу азагында барлык катнашучылар бер-берсен котладылар, истәлеккә гомуми фотога төштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International