Халисә апаның 95 – еллыгы

2016 елның 23 марты, чәршәмбе

       Чүпрәле районы чыннан да үзенең озын гомерле гражданнары белән горурлана ала. Шушы көннәрдә Яңа Чүпрәле авылында гомер кичерүче Халисә апа Бахитова үзенең 95 – еллык юбилеен билгеләп үтте. Президентыбызның котлау хатын һәм район башлыгының истәлекле бүләген районның Аппарат җитәкчесе Эмил Ахметов белән Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы Фәрит Галлямов зурлап тапшырдылар.

       Әлбәттә Халисә апа сугыш елларының ачысын да, аннан соңгы торгызылу елларының бөтен авырлыкларын үз җилкәсендә татый: япь-яшь килеш тол кала (ире сугыәта үлә), туган нигездә әнисе, туганнары янында яши, гомер буе колхоз хезмәтендә була. Бүгенгесе көндә бертуган энесенең хатыны белән бик тату гына гомер кичерә. Бөтен кичергән авырлыкларга да карамастан ул тормышыннан канәгать, барысы өчен дә рәхмәтле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International