Апрель аенда казан каләшләре «Каләшләрнең иртәнге ашлары» дигән үзенчәлекле проектта катнаша алалар. Ул «каләш мәктәбенең» дәвамы булачак. Яңа проект кияүгә чыгарга җыенган кызларга психологик ярдәмгә юнәлгән. ЗАГС Идарәсенең җитәкчесе Гүзәл Габбасова KZN.RU порталы укучыларына бу яңалык турында җентекләп сөйләп үтте. Моның һәм башка күп нәрсәләр турында безнең сайтта укыгыз.
Утырыш барышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе башлыгы урынбасары Р.Х.Әхмәтҗанов рәислегендә Комиссия 2016 елның I кварталы өчен коррупциягә каршы тору һәм коррупциягә каршы сәясәт чараларының тормышка ашырылуы буенча отчет тыңлады.
Үткән атнада Казан шәһәренең ЗАГС бүлекләрендә 461 сабый теркәлде: 237 малай һәм 224 кыз. Иң кечкенә бала 1025 , ә иң зуры – 5000 грамм. Иң яшь анага – 17 , иң өлкән анага 43 яшь.
Бу атнада иң популяр исемнәр Зарина, Ясмина, Иван, Данил, Дарья, Артем, Карина, Ясмина, Тимур. Сирәк очрый торган исемнәр: Дея, Язиля, Самия, Теона, Радмила, Злата, Афина, Лия, Фарук, Тихон, Лионель, Леонард, Тимурхан.
Баулы муниципаль районында тантаналы рәвештә 22 яшьүсмергә Россия гражданы паспорты тапшырылды. Яшь гражданнарны Баулы муниципаль районы башкарма комитеты урынбасары Илмира Хөснуллина, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Сирена Мөрсәлимова, миграция бүлеге хезмәткәре Илүсә Исмагилова котладылар.
Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2016-нче елның 24 март көнне 25 яшүсмергә паспорт тапшыру тантанасы узды. Шулай ук тантанада “Бердәм Россия” партиясе баш белгеч А.Н.Шамсуллина, паспорт-виза хезмәте ветераны, № 2 полиция бүлеге Ветераннар советы председателе урынбасары З.К.Фомина, Үзәк һәм Автозавод УФМС бүлегенең белгеч-экспертлары катнаштылар.
Районның 14 яше тулган яшь гражданнарга ЗАГС бүлегендә паспорт тапшыру матур традициягә әйләндә. Аның чираттагысын Азнакай районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гыйләҗев Дамир Рашат улы тапшырды. Паспорт өстәле җитәкчесе Гүзәл Сәетгәрәева килгән кунакларны паспорт тарихы белән таныштырды.
Гаилә хәле актларын теркәү бүлеге хезмәткәре 24 март көнне Бөгелмә шәһәре бала тудыру йортында игезәкләрнең тууын теркәде. Алар Камил һәм Кәрим атлы сабыйлар. Бәхетле очрак белән яңа туган балаларның берсе – Камил – елның 300 нче сабые булды!
Игезәкләрнең әти-әнисе Альбина белән Зөфәрне ихлас күңелебездән әлеге шатлыклы вакыйга белән тәбрик итәбез. Бәхет, иминлек һәм уңышлар Сабитовлар гаиләсенең ышанычлы терәге булсын!
Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә мәгълүмат почмагында интернет мөмкинлекләре турында хәбәр урнаштырылды.
Uslugi.tatar.ru.zags сайтында яшь, гаилә корырга теләүче парларга гариза тапшыруның мөмкинлекләре ачылды. Гади имза ярдәмендә яшь парлар язылышырга теләгән вакытын, урынын сайлап алып, ГХАТ бүлегенә килми генә гариза калдыра алалар.
"Кадерле юбилярлар! Сез бер-берегезгә хөрмәт һәм мәхәббәтне күп дистә еллар аша гаилә бәхетен югалтмый саклап килгәнсез, һәм бу соклану уята! Сезнең лаеклы тормыш юлы башка гаилә парларына да эстафета булсын! Дуслык һәм тынычлык Сезгә!"- дип юбилярларга теләкләрен җиткерде Рушания Габдулахатовна. Һәр парга депут татлы бүләк тапшырды.
2016 елның 24 мартында Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Юхмачи авыл җирлеге башкарма комитетында беренче игезәк теркәлде. Алар Галяутдиновлар Илфат белән Рузалия гаиләсендә алтынче һәм җиденче балар булып санала. Улларына Рифат, кызларына Адилә диеп исем куштылар. Игезәкләргә исән-сау уңайланып өйгә кайтуларын теләп калабыз.