"Кадерле юбилярлар! Сез бер-берегезгә хөрмәт һәм мәхәббәтне күп дистә еллар аша гаилә бәхетен югалтмый саклап килгәнсез, һәм бу соклану уята! Сезнең лаеклы тормыш юлы башка гаилә парларына да эстафета булсын! Дуслык һәм тынычлык Сезгә!"- дип юбилярларга теләкләрен җиткерде Рушания Габдулахатовна. Һәр парга депут татлы бүләк тапшырды.
Бәйрәмдә парлар гайлә бәхетенең серләре белән уртаклаштылар. Юбилярлар үзләре турында, кыенлыкларны җиңеп ничек яшәгәннәре хакында сөйләделәр.
Бәйрәм бик дулкынландыргыч һәм куңелле узды. Әлеге тантана мизгелләре барлык катнашучыларның күңелендә озак сакланыр дип ышанабыз!