Казанлылар үз балаларына Дея, Фарук, Тихон, Лионель, Афина, Леонард, Злата, Тимурхан исемнәрен бирделәр

2016 елның 24 марты, пәнҗешәмбе

Үткән атнада Казан шәһәренең ЗАГС бүлекләрендә 461 сабый теркәлде: 237  малай һәм 224  кыз. Иң кечкенә бала 1025 , ә иң зуры – 5000 грамм.  Иң яшь анага – 17 , иң өлкән анага 43 яшь.

Бу атнада иң популяр исемнәр Зарина, Ясмина, Иван, Данил, Дарья, Артем, Карина, Ясмина, Тимур. Сирәк очрый торган исемнәр:  Дея, Язиля, Самия, Теона, Радмила, Злата, Афина, Лия, Фарук, Тихон, Лионель, Леонард, Тимурхан.

Шул ук вакыт эчендә ЗАГС бүлекләрендә 125  пар никахларын рәсми рәвештә теркәгәннәр.  Иң яшь каләш белән кияүгә 19  һәм 19  ел, иң олы кияүгә – 67 , каләшкә – 66 яшь, дип ЗАГС идарәсе хәбәр итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International