«Замана белән бергә атлап...»

2016 елның 24 марты, пәнҗешәмбе

Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә мәгълүмат почмагында интернет мөмкинлекләре турында хәбәр урнаштырылды.

Uslugi.tatar.ru.zags сайтында яшь, гаилә корырга теләүче парларга гариза тапшыруның мөмкинлекләре ачылды. Гади имза ярдәмендә яшь парлар язылышырга теләгән вакытын, урынын сайлап алып, ГХАТ бүлегенә килми генә гариза калдыра алалар.

Замана белән бергз атлап, бүгенге көндә халык өчен зур мөмкинчелекләр ачыла. Өйдән дә чыкмый, барлык төр актлар теркәү буенча гариза калдараып була.

Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә дә мәгълүмат почмагында интернет мөмкинлекләре турында хәбәр урнаштырылды. Шулай ук яшь, гаилә корырга теләүче парлар өчен бәйнә-бәйнә язылган аңлатма брошюралары да әзерләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International