Паспортлар тапшыру

2016 елның 24 марты, пәнҗешәмбе

Районның 14 яше тулган яшь гражданнарга ЗАГС бүлегендә паспорт тапшыру матур традициягә әйләндә. Аның чираттагысын Азнакай районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гыйләҗев Дамир Рашат улы тапшырды. Паспорт өстәле җитәкчесе Гүзәл Сәетгәрәева килгән кунакларны паспорт тарихы белән таныштырды.

Шәһәр советы депутаты, “Бердәм Россия” партиясе әгъзасы Хәсәнов Рәфис Кәбир улы, яшьләргә җылы тәбрик сүзләрен җиткерде.

Мондый истәлекле көн яшь Россия гражданнарының күңелендә матур истәлек булып озак сакланыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International