Мөслим районында "Гаилә киңәшләре"

2016 елның 23 марты, чәршәмбе

         2016 елның 23 мартында Мөслим районының социаль хезмәт күрсәтү оешмалары тарафыннан Мәлләтамак авылы җирлегендә "Гаилә киңәшләре" дип исемләнгән халыкны кабул итү кичәсе оештырылды. Социаль яклау бүлеге, пенсия фонды, ГХАТ бүлеге, опека бүлеге һәм район хастаханәсеннән килгән вәкилләр үзләренең эшчәнлеге, кешеләр аларга нинди мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итә алуы хакында сөйләделәр. Халыкта бик күп мәсьәләләр буенча сораулар җыелган булган, шуңа күрә аларга район үзәгенә барып тормыйча гына җавап алу мөмкинлеге тудырылды. "Без Мөслимлеләр" проекты кысаларында оештырылган һәм гаилә институтын ныгытуга юнәлтелгән әлеге очрашулар районда традициягә әйләнеп бара һәм алар халыкта уңай фикер уятыр дип өметләнәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International