Район җитәкчесе Валерий Чершинцев тәкъдиме белән Менделеевск муниципаль районында Аталар советы төзелде. Советның җитәкчесе итеп В. Чершинцев сайланды. Совет үз алдына бала хокукын һәм ихтияҗын яклау, гаиләне ныгыту буенча эш алып бару, бала тәрбияләүдә аталарның җаваплылыгын арттыру кебек максатларны куя.
Муниципаль аталар советы гаилә һәм җәмгыять проблемаларын чишкәндә аталарның мөстәкыйльлеген, активлыгын, җаваплылыгын арттыру, өлкән буынның тормыш тәбрибәсен яшь буынга җиткерү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча эш алып бара.
Гореф-гадәтләрне саклау гаиләне ныгытуга зур йогынты ясый. Шуңа күрә хөкүмәтебез дә моңа зур игътибар бирә. Татарстан Республикасы хөкүмәте тарафыннан балаларның гаиләдә яшәве өчен уңайлыклар тудыру буенча зур эш алып барыла. Бу аталарның авторитетын күтәрүдә зур роль уйный һәм Менделеевск районының киләчәк буынын тәрбияләп үстерүдә әтиләрнең ролен арттыруга ярдәм итә.