2016 нче елның 23 нче мартында видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең республика гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләте бирелгән органнарының эшчәнлеге турында чираттагы эшлекле киңәшмәсе үткәрелде.
Киңәшмә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының социаль үсеш Идарәсе җитәкчесе урынбасары – А.Р. Хабибуллин, Россия Федерациясе Татарстан Республикасы буенча Юстиция министрлыгы Идарәсе җитәкчесе урынбасары – А.И. Галяутдинов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү Идарәсе башлыгы – А.Р. Шавалеева, шулай ук республиканың шәһәр төбәкләре һәм муниципаль район башкарма комитетларының ГХАТ бүлеге идарә башлыклары, җирле үзидарә органы җитәкчеләре, гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләтен (урында) тормышка ашыруда катнашучы Татарстан Республикасы муниципаль районнарының шәһәр һәм авыл җирлекләре белгечләре катнашында узды.
Утырышта түбәндәге сораулар каралды:
- үтәлеш дисципланасы;
- гражданлык хәле актларын теркәү турында статистика хисапларын формалаштыру;
- 2016 нчы елның февраль аена гражданлык хәле актларын теркәү буенча контроль-күзәтү эшчәнлеге;
- гражданлык хәле актларын теркәү язмаларын кәгазь һәм электрон формада тәңгәл китерүне тәэмин итү;
- Татарстан Республикасы АИС ЗАГС системасы чаралары белән автоматлаштырылган контроль;
- Күпфункцияле үзәк базаларында, сәламәтлек саклау оешмаларында һәм электрон рәвештә ГХАТ дәүләт хезмәтен тәкъдим итү формалары;
- ТР ГХАТ органнары эшчәнлегенең мониторинг системасы күрсәткечләре һәм кертелгән үзгәрешләр нигезендә республикасы муниципаль берәмлекләренең рейтингын формалаштыру;
- ГХАТ органнары оешуга 100 ел тулу уңаеннан чаралар әзерләү планына тәкъдимнәр кертү;
- Россия Федерациясендә 2025 елга кадәрле дәүләт гаилә сәясәте Концепциясен гамәлгә ашыру буенча чаралар планына тәкъдимнәр кертү;
- ТР ГХАТ органнары базасында аерылышырга карар кылган парларга консультация күрсәтүче психологик хезмәтләргә ярдәм итү;
- ГХАТ органнары официаль сайтларында яңалыклар чыгару;
- һәм башка сораулар.
Шулай ук киңәшмәдә контроль-күзәтчелек эшчәнлеге һәм халыкара йөкләмәләрне үтәү мәсьәләләре турында Россия Федерациясе Татарстан Республикасы буенча Юстиция министрлыгы Идарәсе җитәкчесе урынбасары – А.И. Галяутдинов чыгыш ясады.