Килен белән каенана

2016 елның 23 марты, чәршәмбе

Минзәлә районы  Иске Иркәнәш авылында гадәти булмаган кичә уздырылды. Бәйрәмнең төп каһарманнары күп еллар бер түбә астында яшәгән килен һәм каенаналар булды. Мөслихә Әгъзәмова һәм Йолдыз Галиеваны, Рәфига һәм Гөлназ Рахматуллиналарны, Рәҗибә һәм Кадрия Хәсәншиналарны, Мәүгидә һәм Фәния Гайсиналарны, Мөнҗия һәм Зөһрә Фәйдероваларны сәхнә уртасына чыгарып хөрмәтләделәр. Аларның һәркайсының мактаулы тормышлары хакында кыскача гына бәян ителде,тормыш иптәшләре, туганнары, балалары, оныклары олы сәхнәгә чыгып шушы фидакарь хатын-кызларга рәхмәтләрен белдерделәр, котлауларын җиткерделәр. Концерт номерлары да тамашачылар күңеленә хуш килде: авыл үзешчәннәре дә,районыбыз йолдызлары сәхнә бизәкләре булып тордылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International