14 яше тулган якташларыбызга төп шәхси докуметларын муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшин тапшырды: тантаналы итеп, әти-әниләр катнашында.
-Бу сезнең тормышыгызда иң истә калырлык вакыйгаларның берсе. Көчле, зур дәүләтебезнең лаеклы гражданнары булыгыз. Спортны яратыгыз, яхшы укыгыз. Киләчәктә кайда гына яшәсәгез дә, Чирмешән районы “маркасын” төшермәгез, - диде ул укучыларга мөрәҗәгать итеп.
Россия паспортына бу көнне 23 егет һәм 17 кыз ия булды. Документ алырга килүчеләр Чирмешән, Лашман, Иске Үтәмеш, Ивашкино, Түбән Кәминкә авылларыннан күбрәк.