Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Нәүрүз» бәйрәме

2016 елның 20 марты, якшәмбе

Ел саен Татарстанда кешелек тарихында иң борынгы бәйрәмнәрнең берсе – Нәүрүз бәйрәме билгеләп үтелә. Фарсы теленнән «Нәүрүз» тәрҗемәсе белн «яңа көн» дигәнне аңлата. 21 март – яз фасылының көн белән төн тигезләшкән көн. Бу табигатьттә чын-чынлап яз башланган көн.

2016 елның 19 март көнендә Нәүрүз бәйрәме алдыннан никахлашу Сараеның төп залында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре никах теркәү тантанасы вакытында яшь парларны язгы бәйрәм белән котладылар һәм татлы-баллы чәк-чәк һәм катык белән сыйладылар.

2009 елда ЮНЕСКО оешмасы бу язгы бәйрәмне кешелекнең матди булмаган мәдәни мирасы исемлегенә кертте, ә 2010 елда БМО Генассамблеясе 21 март – Халыкара Нәүрүз көне дип игълан итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International