"Казан" гаилә Үзәгендә Герман Павел улы һәм Лидия Александр кызы Пичугиннарның гаилә тантанасы узды

2016 елның 18 марты, җомга

Алар алтын юбилейларын билгеләп үттеләр.

Герман Павлович 1939 елның 19 декабрендә күп балалы гайләдә доньяга килә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң  Юдино тимер юл училищесына укырга керә.  1960 елда армия хезмәтенә алына. Хезмәт итеп кайткач 230 нчы заводта токарь булып эшли. Заводта яшь Герман бердәнберен, яраткан тормыш иптәше Лидияне очрата.
        Лидия Александровна 1941 елның 31 октябрендә Украинада туа. 1958 елда мәктәпне тәмамлый һәм үзенең абыйсы янына Казанга күчеп килә. ЖБИга эшкә урнаша. Соңрак, яшәгән урынына якынрак булганлыктан, 3 нче икмәк заводына күчә. Анда бераз хезмәт куйганнан соң 1963 елда 230 нчы заводка токарь-револьверщица булып урнаша. Хезмәт юлын "Татгипросельхозстрой"да тәмамлый.
        Герман Павлович һәм Лидия Александровна 1965 елның гыйнварында танышалар. 1965 елның декабрь аенда Герман Лидияне әти-әниләре белән таныштыраганнан соң, яшьләр ЗАГС идарәсенә гариза бирәләр.
Туй мәҗлесе 1966 елның 22 нче гыйнварында Казанда үтә.
        Пичугиннарның ике уллары бар – Александр һәм Сергей, ә хәзер юбилярлар дүрт оныкларына сөенеп гомер итәләр.
1994 елда Лидия Александровна лаеклы ялга чыга. Герман Павлович әле дә заводта эшләвен дәвам итә. Ул хезмәт Ветераны, “Казанның 1000-еллыгы истәлегенә" медале иясе.
        Өлкән яшьтә булуларына карамастан Пичугиннар актив тормыш алып баралар! Үзләренең кечкенә генә дача участогында мул уңыш үстерәләр. 2015 елда Герман Павлович ветераннар арасында узган йөзү буенча ярышта беренче урынны яулый, аның уңышлары белән дулкынланган Лидия Александровна да йөзәргә өйрәнә.

Беренче очрашкан көннән соң күп еллар үтсә дә, Герман Павлович белән Лидия Александровна бер-берсен элеккечә яратып, кадерләп яшиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International