Алексей һәм Елена Андреевларның яшь гаиләсендә 2016 елның 18 мартында шатлыклы вакыйга булды. Аларның уллары туды, аңа Фёдор дип бик матур исем куштылар. Ул ел башыннан алып Чистай ЗАГС бүлегендә теркәлүче 200нче бала булды. Туу турында таныклык тапшырганда ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре ихлас күңелләреннән бәхетле әтине беренче уллары туу белән тәбрик иттеләр, аларга ныклы сәламәтлек, иминлек, бәхет теләделәр.