Мамадышның “Биш бармак” КВН командасы Яр Чаллы шәһәрендә үткәрелгән ярышта финалга чыкты Бу хәбәр бик шатлыклы булса да , иң зур вакыйга соңрак булды. КВН члены Алмаз бар кеше алдында үзенең сөйгән яры Гүзәлгә тәкъдим ясады. Танылган җырчы Салават Минниханов “ Бу истәлекле КВН булды. Мамадыш квнчысы үзенең мәхәббәтен белдереп, сөйгән яры Гүзәлне мәңгелек яр булырга чакырды”- дип белдерде.