Сарман районы Җәлил поселогында яшәүче Ишмакаев Әсхәт Сәгыйдулла улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2016 елның 16 марты, чәршәмбе

16 нчы мартта Сарман районы Җәлил поселогында Ишмакаев Әсхәт Сәгыйдулла улы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район һәм бистә җитәкчелеге юбилярны котлап,  Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Әсхәт ага Самара өлкәсендә туган. Бөек Ватан сугышында катнашкан. Пенсиягә “АвтоВАЗ” компаниясендә эшләп лаеклы ялга чыккан. Бер кызы һәм бер малае бар. Ветеран II дәрәҗәле Бөек Ватан сугышы ордены, “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International