Тәтеш районында игезәкләр туды

2016 елның 16 марты, чәршәмбе

       2016 нчы елның 16 мартында Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә быелгысы елда беренче пар игезәкләр тууы теркәлде. Игезәкләр, коллегабыз яшьләр һәм спорт эшләре бүлеге начальнигы Руслан Николаевич Полозов гаиләсендә тудылар. Сабина һәм Самира исемле соклангыч кызлар, 16 март көнне 12 сәг.30мин. һәм 12 сәг.50 мин.та дөньяга аваз салдылар.

        Руслан һәм Марина Полозовлар гаиләсен чын күңелебездән балалары тууы белән котлыйбыз, сау-сәламәт һәм бәхетле булып үсүләрен телибез.

        Ел башыннан бирле районда барлыгы 46 сабый тууы теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International