Мари туй йолалары

2016 елның 16 марты, чәршәмбе

Борынгы  җыр һәм биюләр, милли туй рызыклары- болар барсыда Балтач районының мари авылларында күркәм йолалар булып сакланып калганнар. Мондый туй күренешләре яшь гаиләләрнең ныклыгын саклап торалар дип ышана мари халкы. Мариларда кече һәм олы туй дигән төшенчәләр бар. Олы туйда бәйрәм итү 1 атналап сузыла.Республикабызда бик күп мари авылларында әлеге гореф-гадәтне саклап, бөтен йолаларын туры китереп олы туйлар ясыйлар. Туйлар бигрәктә мари халкының мавыктыргыч “Веревочка” яки марича “Кандра” дигән биюе белән аерылып тора. Бу биюдә читтә торучылар юк- бию күмәкләп башкарыла, чөнки әлеге биюнең көченә мари халкы зур әһәмият биреп ышана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International