Балтач урта мәктәбендә “Гаилә бәйрәме” үтте, һәр гаилә үз шәҗәрәсен тәкъдим итте.
Шәҗәрәләр безне үткәннәребез белән тоташтыра, кем булуыбызны ачыкларга ярдәм итә.
Шунысы куанычлы, соңгы елларда милләттәшләребез совет хакимияте елларында инде онытыла башлаган бу гадәтне кабат яңарта, олысы-кечесе үз тамырларын барлый башлады. Шушы көннәрдә Балтач урта мәктәбендә дә гаиләләр үз нәсел шәҗәрәләрен барладылар.Чарада катнашкан гаиләләр үз нәселләренең шәҗәрәләрен генә төзеп калмаган, ә ерак бабалардан килгән һөнәрләрен барлап, аларның дәвамчыларын үзләре белән сәхнәгә алып чыгып, нәселләрендәге күркәм гадәтләрнең бүгенге көндә дә дәвам итүен расладылар. – “Шәҗәрә бәйрәме” гаилә дуслыгын, аның ныклыгын, бердәмлеген, буыннар бәйләнешен чагылдырган чара. Һәм без моның белән генә тукталып калмабыз, бүгенге матур бик тә мәгънәле башлангычны лаеклы дәвам итәрбез, – диде мәктәп директоры Гөлчәчәк Гыйләҗева чара ахырында.