Түбән Кама муниципаль районында Масленица бәйрәме

2016 елның 13 марты, якшәмбе

2016 елның 13 март көнендә Түбән Кама районында кыш озатуга багышланган Масленица бәйрәме гөрләп узды. Бу көнне авыл клубларында һәм мәдәният Йортларында кунаклар өчен спорт ярышлары, ярминкәләр, күңелле конкурслар оештырылган, иҗат һәм сәнгать коллективлары чыгыш ясаган.

Кызыл Чишмә авыл җирлегендә җирле халык өчен күңелле бәйрәм программасы оештырылды. Төрле яшьтәге катнашучылар үз көчен һәм батырлыгын сәхнәдә сынадылар.Сухрау авыл җирлегендә, тәмле коймаклар белән чәй эчүгә багышланган зур бәйрәм узды. Анда ел саен, бер-береңне милли ризыклар, коймаклар белән сыйлый-сыйлый, борынгы көянтәләр белән конкурслар оештырып, төрле милләт халкы вәкилләре очраша. Иске Чишмә авылы җирлегендә күп кенә персонажлар белән театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр, аның барышында балалар өчен уеннар оештырылды. Авыл җирлекләрендә халык бәйрәменең төп символы һәм күчтәнәче, әлбәттә, тәмле үләннәр белән пешерелгән чәй, бал һәм кайнар коймак белән сыйлану булды. Кыш озату, гореф-гадәткә әйләнгән бәйрәм каракчысы яндыруы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International