ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2016 ел
җомга

Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Л. Рыбакова ветеранны чәчәк бәйләме белән, В.В.Путин һәм район башлыгы Г.Е.Емельянов исеменнән котлады. Ветеран 1943 елда сугышка китеп, орден-медальләр алып, җиңүне Япон кырларында тәмамлый.

Очрашуның кунаклары –   Богады, Әлем, Киров мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары булды. Укучылар  район ЗАГС бүлегенең эше белән таныштылар.  ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева яшьләргә электрон гариза бирү тәртибе, электрон хезмәтләр турында сөйләде.

Май атнасы – уразага керер алдыннан билгеләп үтүче атна. Быел май атнасын Алабуга музей-тыюлыгы уздырды. Ул “Морозко” әкиятендәге персонажлар белән, күңелле конкурслар белән үтте. Әлбәттә, тамашада бар кунакларны коймак, чәй белән сыйладылар. Бәйрәмдә Алабуга районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә катнашты.

Нәсел җепләрен барлап, олыларны хөрмәт итеп, туган телеңне, тарихыңны, гореф-гадәтләреңне саклап яшәүдән дә өстен нәрсә юк. Үрнәк гаиләләр балаларын тәрбияләүдә нәкъ шуларга басым ясый да. Үзара аңлашу, бер-береңә ышану, юл куя белү сыйфатлары исә аларның гаилә учакларын тагын да ныклы итә. “Гаиләсез кеше – канатсыз кош”, дип халык белми әйтмәгән.

2016 елның 11 мартында Сафиуллиннар гаиләсендә Айрат һәм Регинаның беренче кызлары Арина туды. Әгерҗе муниципаль районы ГХАТ бүлеге эшчеләре бәхетле ата-анага туу турында таныклык тапшырдылар.

       Яңа Шигали авылында гомер кичерүче Елена Владимировна үзенең гомер бәйрәмен – 90-яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул 1926 елда районыбызның Чуаш Чүпрәле авылында гади колхозчы гаиләсендә дөньяга туа.

2016 елның 11 мартында Әгерҗе шәһәрендә ГХАТ бүлеге начальнигы Гусманова Лилия Саим кызы Митрошин гаиләсендә туган балага беренче официаль документын тапшырды. Алексей Андрей улы һәм Ирина Виктор кызы беренче балаларына Максим исеме куштылар.


10
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 10 март көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Гомумроссия архивлары көне – архивариусны һөнәри бәйрәме белән котладылар.

ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина Алсу Ермолаеваның үз эшенә намуслы һәм җаваплы мөнәсәбәтен билгеләде, архивта булган тәртипне һәм документларны дөрес саклау, түбәнкамалылар үз вакытында кирәкле мәгълүматны алу мөмкинлеге нәтиҗәсе.

Сарман авылында яшәүче Рафис һәм Тәнзилә Гыйльфановлар гаиләсе алтын туйларын билгеләп үтте. Рафис абый укытучы булып эшләп лаеклы ялга чыккан, ә Тәнзилә апа хастаханәдә эшләгән. Алар ике ул, ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Балалары инде үз тормышларын корган, оныклары, оныкчыклары үсә.

Баһадир Данис 4 040 гр.һәм 54 буй белән иртәнге 2 нче маррта доньяга килә. Азат һәм Алия Габдрахмановлар өчен Данис уллары гаиләдә икенче бала булып туа. Аларның  5 яшьлек Алия кызлары усә. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International