Нәсел җепләрен барлап, олыларны хөрмәт итеп, туган телеңне, тарихыңны, гореф-гадәтләреңне саклап яшәүдән дә өстен нәрсә юк. Үрнәк гаиләләр балаларын тәрбияләүдә нәкъ шуларга басым ясый да. Үзара аңлашу, бер-береңә ышану, юл куя белү сыйфатлары исә аларның гаилә учакларын тагын да ныклы итә. “Гаиләсез кеше – канатсыз кош”, дип халык белми әйтмәгән. Балтач районы Янгул авылында гаилә бәйрәмнәре үткәрү матур бер традициягә әйләнеп бара. Узган елгы бәйрәм “Гаилә – ил тоткасы ” исеме астында үтеп, һәр гаилә үзләренең матур гореф-гадәтләрен, иҗади сәләтләрен күрсәттеләр.Быелгы гаилә бәйрәме “Күркәм нәсел” исеме астында,Борнак авылы мәдәният йортында үткәрелде. Максатыбыз: ихтирамга лаеклы нәселләрне барлау, аларның матур гаилә традицияләрен халыкка күрсәтү. Диләфрүз һәм Илнур Хәбибуллиннар, Рәмзия һәм Ришат Әсхадуллиннар гаиләләре сәхнә түренә барлык туганнарын җыйдылар. Ике нәсел дә сокланып туймаслык дәрәҗәдә уңган-булганлыкларын, иҗади сәләтләрен күрсәттеләр.Бәйрәм ахырында гаиләләргә истәлекле бүләкләр, грамоталар тапшырдык. Бик урынлы, мәгънәле кичә булды бу.