Ярты гасыр дисәң, күп булыр күк, 50 дисәң, бик аз тоела...

2016 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

Сарман авылында яшәүче Рафис һәм Тәнзилә Гыйльфановлар гаиләсе алтын туйларын билгеләп үтте. Рафис абый укытучы булып эшләп лаеклы ялга чыккан, ә Тәнзилә апа хастаханәдә эшләгән. Алар ике ул, ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Балалары инде үз тормышларын корган, оныклары, оныкчыклары үсә.

Шәрләрәмә авылында гомер итүче Мөнәвир һәм Гөлүсә Миңнуллиннар да 50 ел бергә. Алар икесе дә күмәк хуҗалыкта эшләп, лаеклы ялга чыкканнар. Мөнәвир абый     белән Гөлүсә апа өч бала тәрбияләп үстергәннәр, дүрт оныклары, ике оныкчыклары бар.

Бергә яшәүнең 60, 70... еллыкларын да сау-сәламәт каршыларга язсын сезгә, хөрмәтле парлар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International