2016 елда ике юбилей

2016 елның 11 марты, җомга

       Яңа Шигали авылында гомер кичерүче Елена Владимировна үзенең гомер бәйрәмен – 90-яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул 1926 елда районыбызның Чуаш Чүпрәле авылында гади колхозчы гаиләсендә дөньяга туа. Әнисен бик иртә югалтканга күрә аңа тормыш йөген үзенә тартырга туры килә: 13 яшеннән мөстәкыйль рәвештә эшли башлый. Аның булачак тормыш юлдашы Чернов Александр Константинович белән нәкъ хәрби комиссариатта эшләгәндә таныша. Ул инде сугыш кырларын үтеп кайткан фронтовик, яшь кызны бер күрүдә ошатып, 1946 елда уртак тормыш корып җибәрә. Гомер барында эштән-эшкә, авылдан-авылга күчеп йөрергә туры килә. Әмма яшьтән авырлыклар күреп үскән кызны бу мәшакәтьләр куркытмый: кая эш булса шунда эшли, матур иттереп балаларын үстерә, гаилә учагын сүндерми. Шушы гаилә учагының җылысында 5 бала тәрбияләнә. Бүгенге көндә аларның 8 оныклары һәм инде әллә ничә оныкчыклары бар.

       Тату, хезмәт сөючән, бик тә нык һәм дус бу гаилә быел тагын бер юбилей үткәрергә җыена – иң өлкән буынның Таҗ туйлары булачак. Әлбәттә, Елена Владимировна белән Александр Константинович үз балаларына, оныкларына гына үрнәк булып калмыйча бөтен авыл халкы өчен дә зур абруйлы шәхесләр.

        Юбилярны котларга район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов килгән иде. Ул үзенең иң изге теләкләрен җиткереп, Президент Путинның котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International