Бу көнне бер мәйданда туй индустриясенең әйдәп баручы вәкилләре гашыйк парларга европа дәрәҗәсендәге матур туйлар уздыру идеяләрен җиткерү өчен җыелды.
Күргәзмәдә шәһәрнең югары сыйфатлы хезмәт күрсәтүче иң яхшы туй белгечләре катнашты. Туй һәм event-агентлыклардан тыш, "WEDDING KAZAN EXPO 2016" туй күргәзмәсендә зәркән салоннары, декораторлар һәм флористлар, туй стилистлары, кондитерлар, фото һәм видеографлар, турфирма һәм транспорт компанияләре, банкет заллары, рестораннар, алып баручылар, бию һәм музыка коллективлары, артистлар булдылар.
Туй эшенең осталары кунакларга мастер-класслар күрсәттеләр, якты вакыйга - туйларын үз куллары белән ничек бизәү хакында сөйләделәр.
"WEDDING KAZAN EXPO 2016" туй күргәзмәсе Казан шәһәренең гражданлык хәле актларын теркәү Идарәсе ярдәмендә узды.
Күргәзмәдә булачак парлар белән ГХАТ Идарәсе белгечләре булачак туй мәсьәләләре буенча консультацияләр үткәрделәр.
Туй күргәзмәсенә килүчеләр өчен зур шоу-программа әзерләнгән иде. Якты интерактив мәйданчыклар һәм тематик фотозона фонында күргәзмә кунаклары фоторәсемнәргә төштеләр.