ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Май чабу бәйрәмендә кунакта

2016 елның 13 марты, якшәмбе

13 март көнне Бөгелмә шәһәренең балалар паркы бар халыкны Май чабу – Масленица бәйрәменә җыйды.

Әлеге борынгы бәйрәмдә, традиция буенча, карачкы яндыру гадәте бар. Аның махсус тегелгән кесәләренә бар халык үзләренең нәрсә белән хушлашасы килгән әйберләрен атап язылган кәгазь битләре салды. Ә кемнәрдер исә карачкыга тасмалар бәйләде. Бөгелмә ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә гаиләләре белән әлеге күңелле бәйрәмдә катнашты, тәмле тәбикмәкләрдән авыз итте һәм үзләренең кечкенә карачкыларын әзерләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International