2016 елның 12 март көнендә никахлашу Сараенда, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе һәм «Эйдос» психологик-педагогик үзәге белән бергә эшләнгән, «Юнона» Булачак гаилә мәктәбе» яңа проекты кысаларында, быел беренче дәрес узды.
Директор үзәге Екатерина Юртаева тыңлаучыларга гаилә мөнәсәбәтләре психологиясе турында лекция укыды һәм тату гайләне ничек төзергә икәнлеге турында сөләде. Шулай ук, «Без кем?» психологик тренингын уздырды, анда булачак яшь парлар үзләренең булачак шәхси сыйфатланмаларын билгели алдылар.
Психолог ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында булган төрле аермаларны аңлатты, тыңлаучыларның сорауларына да җавап бирде.
Очрашу ахырында Екатерина Юртаева, дәрестә бирелгән мәгълүмат яшьләргә гайлә төзүдә ярдәм итәр һәм киләсе дәресләрдә килергә теләүчеләрнең кеше саны тагын да күбрәк булуына ышаныч белдерде.