«Алтын Масленица» Түбән Кама яшьләрен коймаклар белән каршы алды

2016 елның 12 марты, шимбә

2016 елның 12 мартта Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Масленица бәйрәме гөрләп узды.

Белгечләр яшьләрне «Теләк Капкасы»  янында каршы алдылар, ә алар үз чиратында бәхеткә кызыл тасма бәйләп калдырдылар.

«Ромашка» фольклор ансамбле катнашучылары җыр җырлады һәм яшьләргә мәхәббәт йөзеннән коймак пешерергә тәкъдим иттеләр.

 ГХАТ Идарәсе фойесында Мәгариф Идарәсе белән берлектә «Минем гайләм ядкаре» муниципаль проекты кысаларында, борынгы самавырлар күргәзмәсе оештырылды. Шунысы игътибарга лаек, иң истәлекле самавыр 1860-нче елгы булып чыкты.

Махсус бизәлгән тематик фотозонада теләүчеләрнең бәйрәм  каракчысы белән фото төшергә һәм тимер эш остасыннан бәхеткә тәңкәсе ясарга мөмкинлекләре булды.

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре барлык килгән кунакларны кайнар, тәмле коймаклар белән сыйладылар һәм яшь парларга тормыш юллары баллы, майлы кебек барсын дигән теләктә калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International