Бу җиһанда сиңа тәгаенләнгән кешеңне табуы бәхет эшедер. Ә инде шул парың белән тигез озын гомер яшәргә язса, моны язмышның иң олы бүләге дип кабул итү тиешле.
Карга авылннан Габдулла абзый белән Наилә апа Гафиятуллиннар әнә шундый бәхетләр исәбеннән-бергә гаилә корып 60 ел яшиләр инде алар.
12 март конне аларны балалары чәчәкләр белән бизәлгән машинага утыртып, никахларны теркәү бүлегенә алып килделәр. Биредә шундый гаҗәеп матур, мәгнәле һәм җилы “бриллиант туй” үтте.