Шәһәребезнең Тукай урамында яшәүче Таһир Хәбибулла улы Хәбибуллинга йөз яшь тулды. Юбилярга Россия һәм Татарстан Презиндентларыннан килгән Рәхмәт хатлары, бүләккә юрган-мендәрләр тапшырылды, изге теләкләр юлланды.
Таһир абый бик позитив кеше, кунакларны елмаеп каршы алды:
- Аллаһы Тәгалә сезгә гомернең минекеннән дә озынын насыйп итсен. Минем хәлләр әйбәт, шөкер итем яшим, - дип сөйләп алды.
Ул тумышы белән Әлки районыннан, безнең шәһәргә 1953 елда күченеп килгән, озак еллар “Төзекләндерү” җәмгыятендә эшләгән.